Шушы көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү узучылар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеена сәяхәт кылдылар. Татарстан Республикасындагы төрле милләт халыклары тормышын тасвирлаган заманча урнаштырылган музейда тугыз күргәзмә залы эшләп килә.
Тернәкләнү узучы Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хасбиуллин: “Музейдагы экспонатларның күплеге һәм халкыбызның тарихи байлыгы безне шаккатырды. Мине бигрәк тә гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы материаллары, сугышта билгеле эз калдыручы Балтач җирлегендә булган Советлар Союзы геройлары кызыксындырды”, диде.
Экскурсия ахырында тернәкләнүчеләр үзләрендә якты истәлекләр, өстәмә яңалыклар туплап, музей хезмәткәрләренә уңышлар теләделәр.