Республика Балалар Клиник Хастаханәсе актлар залында "Роналд Макдоналд йорты" Хәйрия фонды түгәрәк өстәл уздырды. Биредә 2015-2016 елларда Татарстан Республикасында "Роналд Макдоналд йорты" Хәйрия фондының төбәк белем бирү программасын тормышка ашыру эшчәнлегенә йомгак ясады.
Чарада "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, "Солнечный" социаль-тернәкләндерү үзәге, Алабуганың "Астра" һәм Баулының "Шатлык" тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре катнашты.
Фонд тарафыннан белгечләр өчен инвалид балаларны тернәкләндерү һәм интеграцияләү буенча семинарлар циклы утте. Белгечләр семинарда катнашты, инвалид балалар белән эшләүнең төрле яңа методикаларын өйрәнде.