17-19 май көннәрендә Плеханов исемендәге Россия икътисади университетында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы узды.
Олимпиаданың 2 көне эчендә 2 тур узды, һәр тур эчендә 2 этап булды. Барлыгы олимпиадада 65 регионнан 97 кеше катнашты.
Татарстан Республикасын олимпиадада Лениногорск политехник колледжы студенты Сергей Золотов тәкъдим итте. Ул өченче урын алды.
Котлыйбыз!
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте