Республикада Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар узачак

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы кысаларында  муниципаль берәмлекләрдә күп кенә чаралар оештыру планлаштырылган. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында концерт программасы белән тантаналы чаралар, 9 Май митинглары һәм мәңгелек ут янына чәчәкләр кую каралган. 

 Шулай ук 6 май көнне 14.00 сәгатьтә Казанда "Герой агачы" акциясе узачак. Монда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов хөрмәтенә зәңгәр чыршылар утыртылачак. Шул ук көнне Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры бинасында 400 Бөек Ватан сугышы ветераны, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре өчен театраль тамаша күрсәтеләчәк. 

Чараларның тулы исемлеге белән монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International