Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Муса Җәлил һәм Тукай урамнары балалары язгы эшләр белән үткәрделәр. Алар 2 май көнне Муса Җәлил урамында өмә үткәрделәр. Балалар һәрберсе кулларына перчаткалар киеп, чүп җыярга пакетлар тотып урамга чыктылар. Шәһәрдән кунакка кайткан балалар да читтә калмады. Алар үзарыштан урам җыештырдылар. Балаларының матур итеп үзләре яшәгән, уйный торган урамны шулай матурлауларыннан әти-әниләре,әби-бабайлары да бик канәгать булып, куанышып калдылар.