“Алсу” балалар бакчасында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Олы Битаман мәдәният хезмәткәрләре балаларга Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бакча балалары да кунакларга күчтәнәч әзерләгәннәр иде - Тукай шигырьләрен сөйләделәр,татар халык биюе белән чыгыш ясадылар