Семинарда катнашучыларга беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Асылгәрәева Альбина Альфред кызы җитәкчелегендә “Тиктормас йомры икмәк” дип аталган ачык белем бирү эшчәнлеге, икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшит кызы җитәкчелегендә сөйләм телен үстерү буенча “Бозау, бәрән, колын турында сөйлибез” темасына ачык белем бирү эшчәнлеге , мәктәпкә әзерлек төркемендә Исламова Алсу Гомәр кызы балаларга рус телен өйрәтү шөгелендә “Яз” темасына белем бирү эшчәнлеге, ахырдан беренче категорияле музыка җитәкчесе Сафиуллина Лилия Альберт кызы мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән рус һәм татар милләтенең милли гореф гадәтләрен чагылдырган “Капка төбендә” дип исемләнгән күңел ачу чарасы күрсәттеләр.