"Әсән" ширкәтендә территорияләрне төзекләндерү эшләре бара.

2016 елның 24 апреле, якшәмбе
"Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәтендә территорияләрне төзекләндерү эшләре бара. Иң беренче эш итеп машина-трактор паркындагы иске механизаторлар йорты сүтелде. Аның урыныда зур, үзе ачылышлы капка эшләү планлаштырылган, хәзерге выкытта участокка планировка эшләнә. Административ здание каршында "ООО Асянь" сүзләре формасында табигый таштан чәчәк клумбалары эшләнде. Шулай ук таш постаментка матур итеп буяп ат сукасы куелды, чыршы, артышлар утыртылды. Чиратта Алан-Бәксәр авылындагы кунакханә бинасы алдын төзекләндерү, матурлау бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International