Алан-Бәксәр авыл җирлегендә "ЭкоЯз-2016".

2016 елның 24 апреле, якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлеге администрациясе җирлек территориясендә традицион шимбә өмәсе оештырды. Өмәдә авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, почта, ФАП эшчеләре, социаль хезмәткәрләр, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары катнашты. Нәтиҗәдә "Алан-Бәксәр - Дөбъяз", "Алан-Бәксәр - Олы Битаман", "Алан-Бәксәр - Алат спиртзаводы" автомобиль юллары кырыйлары, Алан-Бәксәр авылында Үзәк һәм Гагарин урамнары, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасы территорияләре, авыл җирлеге, почта, мәдәният йорты яннары чүптән арынды. Авыл җирлеге өмәдә катнашучыларны җитәрлек куләмдә махсус капчыклар белән тәэмин итте. Алдагы атналарда да һәр чәршәмбе һәм шимбә экологик өмәләр уздыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International