Казанда акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортларда яшәүчеләргә китаплар җыю буенча хәйрия акциясе старт алды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда "Җанлы китап" акциясе башланып китте. Максаты социаль яклау учреждениеләренең китап фондын формалаштыруга һәм карамактагыларның ялын төрлеләндерүгә юнәлтелгән.

Чарада һәр теләгән кеше катнаша ала. Монда балалар әдәбияты, энциклопедияләр кабул ителә.

Китаплар җыю пункты социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәгендә ачылды.

Адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 40.


Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International