Алан-Бәксәр авылында юмор көне.

2016 елның 3 апреле, якшәмбе
2 апрель көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Көлке көненә багышланган кичә булып узды.

Үзешчән сәнгаттә катнашучылар бу бәйрәмгә бик үзенчәлекле программа әзерләгән иде. Ике сәгать буе сәхнәдә көлкеле миниатюралар, шаян җырлар, биюләр берсен-берсе алыштырып торды. Алып баручы Диляра тамашачыларны да тыныч кына утыртмады, алар өчен төрле-төрле уеннар оештырды; шаян сораулар, табышмаклар белән башларын катырды. Кичәгә килгән тамашачы - авыл халкы һәм шәһәр кунаклары өйләренә бик канәгатъ булып, артистларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.











ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International