Дөбъяз авылы җирлегендә Татар халкының борынгыдан килгән гөреф-гадәтләре, бәйрәмнәренең берсе булган “ Нәүрүз” бәйрәме узды.
Нурларын көннән-көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгзр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килә. Яз ае безгә бер зур бәйрәм алып килә. Ул- Нәүрүз бәйрәме.
Бәйрәмдә катнашкан авыл халкы төрле уеннарда катнашып, җыр-биюдә көч сынашып арыганнан соң рәхәтләнеп тәмле ботка, коймак белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.