16 март көнне Мәмдәл мәдәният йортында Татарстан язучылар берлеге әгъзәсе, "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" шагыйрә Шәмсия Җиһангирова үзенең иҗатын яратучылар белән очрашу үткәрде. Шагыйрә үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Кичәдә матур шигырьләр укылды, автор үзенең җырларын башкарды. Әдәби кичә үзешчәннәр номерлары белән бергә үрелеп барды.