17 март көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә җирле ветеран оешмасының отчет-сайлау җыелышы булып узды.

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе
     Җыелышта җирлеккә кергән биш авылдан ветераннар катнашты. Очрашуга шулай ук Биектау районы ветераннар советы җитәкчесе Шигабутдинов Б.С. килгән иде. Беренче көн тәртибе итеп беренчел ветеран оешмасы җитәкчесе Батршина Регина Гыйниятовнаның отчеты тыңланды. Ул чыгышында оешма башкарган эшләр белән таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча ветеран оешмасы советына яңа состав сайланды. Алан-Бәксәр авылы җирлеге беренчел ветеран оешмасының җитәкчесе итеп Кәлимуллин Наил Григорьевич билгеләнде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International