Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үз көчләре белән 22 сыерчык оясы ясадылар һәм мәктәп территориясендәге агачларга урнаштырдылар.

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе
   Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә кошларны каршыларга ныклап әзерләнәләр. Биредә март башында иң матур сыерчык оясына бәйге игълан ителгән иде. Укучылар үз көчләре белән 22 сыерчык оясы ясадылар һәм 14 март көнне ир-ат укытучылар ярдәмендә мәктәп территориясендәге агачларга урнаштырдылар. Бәйге нәтиҗәләре Кошлар көнендә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International