Мәскәү – Казан тимер юл магистрале Алабугага кадәр сузылачак

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраль төзелешенә 2020 елга кадәр 1,2 трлн. сум акча сарыф итәргә җыеналар.

 

Ә 2025 елга тиз йөрешле магистраль Алабугага кадәр сузылырга мөмкин. Ә инде тагын биш елдан магистраль Алабуга белән Екатеринбургны да тоташтырачак. Бу хакта Россия тимер юллары идарәсе тарафыннан расланган 2030 елга кадәр тиз йөрешле тимер юл хәрәкәтен җайга салу турындагы программада әйтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International