Татарстандагы бер кафе белән идарә итүче сүзләренә караганда, туклану бинасына яшь ир-егет керә һәм җитәкчелеккә тапшырырга кушып, каравылчыга язу калдырып китә. Әлеге язуда, тиздән кафега төшке ашка салым хезмәте инспекторы белән Мәскәүдән тикшерүченең керүе турында әйтелгән була.
Кафе директоры тиз арада күрсәтелгән телефон буенча шалтырата һәм "салым органы хезмәткәре" Олег Олегович белән сөйләшә. Билгеле инде, кафе хуҗасына шәп табын әзерләргә, кыйммәтле коньяк алырга кушыла. Әлеге шарт үтәлә – киләчәк кунаклар өчен 4600 сумлык коньяк өстәлгә менеп утыра.
Әмма таләпләр моның белән генә бетми. Ялган инспектор, вакыты булмауны сәбәп итеп, тикшерүчеләрнең берничә абонент номерына акча күчерүне сорый, ә чыгымнарны очрашкач үзе капларга ышандыра.
Кунакларның килүе төрле сәбәпләр аркасында тоткарлана, ә кафе хуҗасы берничә номерга 35 мең сум акча сала. "Инспектор"ның телефон номеры җавап бирми башлагач кына ул үзенең алдануын аңлап ала. Тиз генә күчергән акчаларның "юлын бикләмәкче" була. Әмма эш узган була инде – ул 3 мең сум акчасын гына кайтара ала. Шуннан соң җитәкче хатын-кыз полициягә гариза яза.