Россия мәдәният министры китап кибетендә очрашу уздыра

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Россия мәдәният министры, язучы, публицист, фәнни-популяр китаплар авторы Владимир Мединский Казанга килергә җыена.

 

19 мартта 18:30 сәгатьтә Владимир Мединский Казанның мәгълүм сәүдә-күңел ачу үзәгендәге китап кибетендә укучылары белән очрашачак.

 

Әлеге очрашуда “Стена” маҗаралы романы, “Война. Мифы СССР. 1939-1945”, “Мифы о России” тарихи китаплары авторы шәһәрлеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: 2015 елда әлеге китапларның тиражы миллион нөсхәдән артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International