Дуслык җепләре ныгый.

2016 елның 15 марты, сишәмбе

15 март көнне Мәмдәл мәдәният йортында Г. Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт драма театры коллективы Р.Зәйдулланың "Саташкан сандугач" әсәре белән чыгыш ясады.

Спектакельне Мәдәният министрлыгыннан комиссия дә карады һәм тамаша тәмамлангач спектакельнең барышы, артистларның уйнаулары буенча фикер алыштылар. Спектакль тамашачыларга бик ошады, чөнки эчтәлеге нәкъ бүгенге көн проблемаларына карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International