7 март Мәмдәл мәдәният йортында халык-ара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан ир-егетләр катнашындагы башваткыч үткәрелде. Сәхнәгә Мәмдәл мәктәбе укытучысы Ибатуллин Ирек, "Правда" күмәк хуҗалыгы баш хисапчысы Багавиев Гомәр, Мәмдәл амбулаториясе фельдшеры Батыршин Фәнис чакырылды. Конкурс концерт номерлары белән бергә барды. Җиңүче булып Ибатуллин Ирек танылды. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше ял итеп өйләренә таралышты.