Биектауда ике ир-ат янып үлгән

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда булган бер янгын аркасында ике кешенең гомере өзелгән.

 

Биектау районы Дачный бистәсендәге бер катлы кирпеч бинада янгын чыгуы турында коткару хезмәтенә 13 мартның 02:43 сәгатендә хәбәр керә. Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән янгын сүндерүчеләр матрацка ут кабып, йорт эчендә җиһазлар һәм әйберләрнең януын ачыклый. Янгын 03:04 сәгатьтә тулысынча сүндерелә. Берничә минут узгач бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Ә көндезге сәгатьләрдә, тикшерү эше алып барылганда, тагын бер ир-атның мәетен табалар.

 

Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, диелә. Тикшерү эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International