Татарстан теннисчылары Россия беренчелеген отты

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Тольяттида теннис буенча Россия беренчелеге төгәлләнде. Әлеге ярышта 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында Татарстан җыелма командасы да уңышлы чыгыш ясады. 

 

Составында Эвелина Сәйфетдинова, Мария Бондаренко һәм Елизавета Дементьева булган Татарстан кызлары әлеге ярышта җиңү яулады – финалда Санкт-Петербург теннисчыларыннан өстен чыкты. Исәп – 2:1. Шунысы да игътибарга лаек: Татарстан кызлары турнирда бер тапкыр да җиңелмәгән бердәнбер команда булып танылды.


Шул ук турнирда чыгыш ясаган Татарстанның үсмер малайлары – Рүзәл Фатхуллин, Давид Минневәлиев һәм Андрей Бекетов төркем этабын уңышлы узса да, чирекфиналда Тула өлкәсе теннисчыларына оттырды – 0:2.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International