2030 елга Казан белән Эстонияне "Төньяк-Көнбатыш – Урал" тиз йөрешле магистрале тоташтырырга мөмкин.
Бу хакта "Автодор" дәүләт компаниясенең тиз йөрешле автомобиль юллары һәм автомагистральләр челтәре булдыру буенча стратегиясенә сылтама белән BSN.ru порталы хәбәр итә.
Планнар чынга аша калса, юлның озынлыгы якынча 1400 чакрым булачак. Ул Эстония чигеннән Санкт-Петербургка, Вологда, Галич, Йошкар-Ола аша Казанга килеп җитәчәк. Әмма иң беренче чиратта төзелеп килүче М11 "Мәскәү – Санкт-Петербург" трассасы турында гына сүз барачак.