Тиздән Татарстанда тагын бер «Аммоний» заводы ачылачак. Шул рәвешле, республика ашлама белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Әле алай гына да түгел, биредә җитештерелгән продукцияне чит төбәкләргә чыгару мөмкинлеге дә тудырыла.
Илдәге катлаулы икътисади вәзгыятьне Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда җиңелрәк кичерә. Республика инде күптән чит ил инвесторларының яраткан төбәгенә әверелде. Мәсәлән, «Аммоний» заводын гына алыйк. Хәтерләсәгез, Менделеевскида төзелгән әлеге предприятиене күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе эшләтеп җибәргән иде. Озак та үтмәде, Татарстан һәм Япония икенче шундый ук заводны кулланышка тапшыру турындагы документка кул куйды.
«Аммоний» ашламаларына ихтыяҗ зур булачак
Билгеле булганча, Татарстанда беренче «Аммоний» заводын төзү карары 2010 елда Япониядә кабул ителә. Озак та үтми, чит ил инвесторлары катнашындагы бу проект тормышка ашырыла да башлый. Шунысы мөһим: әлеге заманча комплекс Менделеевскиның элеккеге минераль ашламалар җитештерү заводы базасында төзелә. Продукция җитештерүне исә 2015 елның июнендә башлап җибәрәләр.
Бу заводның Татарстан һәм, гомумән, Россиядә ни дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Беренче “Аммоний” елына 717,5 мең тонна аммиак (метанолдан тыш) яки 487,3 мең тонна аммиак һәм 233,8 мең тонна метанол җитештерергә сәләтле. Болардан кала, биредә 717,5 мең тонна карбамид һәм 300 мең тонна селитра җитештерү мөмкинлеге дә тудырылган. Завод елына 20 миллиард сум акча китерергә мөмкин.
Бу – бик зур саннар. Ашламаларга бәя үскән чорда әлеге предприятиенең әһәмияте тагы да арта. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2015 елда ашламага бәяләрнең 25 процентка (!) күтәрелгәнлеге мәгълүм. Аммиак селитрасына бәя якынча 4 процентка артса, карбамидка бәянең 31 процентка ук үскәнлеге мәгълүм. Өстәвенә, Россиядә ашламага ихтыяҗ да артканнан-арта икән. Мәсәлән, 2015 елда гына да авыл хуҗалыгына барлыгы 5 миллиард тоннадан артык ашлама сатылган. Бу – 2014 ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк.
Тагын бер завод нигә кирәк?
Нәкъ менә шушы күрсәткечләр Татарстанда тагын бер “Аммоний” заводын төзүгә этәргеч бирде дә инде. Бу турыда беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе белдергән иде. Озак та үтмәде, Япониядә шул турыдагы килешүгә кул куелды. “Аммоний” акционерлык җәмгыяте директорлар советы башлыгы Ренат Ханбиков сүзләренә караганда, Татарстан һәм Япония арасындагы әлеге меморандум 29 февраль көнне Токиода төзелгән. Бу – ике як та әлеге проектта катнашырга әзер дигән сүз. Тиздән проектны тормышка ашыра башлау буенча махсус протокол төзелергә тиеш. Аннары инде контрактка кул куячаклар.
- Яңа завод Менделеевск шәһәре янында ачылган беренче “Аммоний” предприятиесе базасында төзеләчәк. Бу – юкка түгел. Иң мөһиме, биредә барча инфраструктура да булдырылган. Бгрәк тә газның кергән булуы сөенедерә. Ассортиментка килгәндә исә, биредә шулай ук аммиак, метанол, карбамид һәм селитра җитештерү күздә тотыла, - дип ассызыклады Ренат Ханбиков.
Предприятиенең гомуми бәясенә килгәндә, заводны төзүгә якынча 1,4 миллиард доллар акча сарыф итәргә планлаштыралар. Хәтерләсәгез, беренче заводның бәясе дә шундый ук иде. “Заводны төзеп бетерү вакыты турында сөйләргә исә әлегә иртәрәк”, - ди җитәкче.
Ашламаны Татарстанда калдыру отышлы түгелме?
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: яңа заводны төзүдә “Татнефть” компаниясе дә катнашачак. Алар биредә инвестор буларак катнашырга тели.
- “Татнефть” компаниясе әлеге проектны тормышка ашыруда катнашырга тели. Өстәвенә, алар заводта җитештерелә торган аммиак, карбамид һәм метанолдан актив файдалана, - дип ассызыклады Ренат Ханбиков.
Әлеге заводның Татарстан өчен әһәмиятле булуын җитәкче үзе дә ассызыклады. Аның фикеренчә, “Аммоний – 1” заводында җитештерелгән продукцияне Татарстан тулысынча үзендә калдыра ала. Шулай да, экспортка аеруча зур игътибар бирергә җыеналар.
- Татарстанның үзенә дә ашлама күп кирәк. Тик бюджетта акча җитәрлек түгел. Шуңа күрә безгә шактый авыр булачак. Ә менә экспорт белән шөгыльләнү исә, киресенчә, файдага гына. Без акчаны валютада алачакбыз. Бу кредитларны капларга ярдәм итәчәк, - ди Ренат Ханбиков.
Шул рәвешле, “Аммоний”да җитештерелгән продукциянең 30 процентын Россиягә таратачаклар. Нигездә бу – аммиак селитрасы. Калган 70 процент продукция исә БДБ, Европа һәм Азия илләренә сатылачак. Кагыйдә буларак, бу илләр карбамид ашламалары куллана.
Рәмзия ЗАКИРОВА