Россиядә бер ел эчендә чит илгә чыгучылар саны 31 %ка кимегән

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

2015 ел нәтиҗәләре буенча чит илгә чыгучылар саны 12,1 миллион кешегә кадәр, ягъни 31,1 %ка кимегән. Бу – соңгы еллардагы иң түбән тәгәрәгән күрсәткеч.

 

Тарихка күз салсак, 1998 елда да шуңа охшаш хәл булган. Ул вакытта чит илгә чыгучы туристлар саны 24,4 %ка кимегән. Россия туриндустрия берлеге мәгълүматларына караганда, узган ел Россия шәхси туризм бизнесы тарихына иң авыр ел буларак кереп калачак. Сорау аз булу аркасында туристлар операторлары офислары һәм хезмәткәрләре санын да киметергә мәҗбүр булган.

Быел да хәлнең яхшы якка үзгәрүенә ышаныч аз. Россия туриндустрия берлегеннән хәбәр итүләренчә, 2016 ел башында Россия халкы арасында кризис аркасында чит илгә генә түгел, Россия буйлап сәяхәт итүдән дә баш тартучылар да күренә башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International