Фаҗига узган атнада Чирмешән районында булган: “Гольфстрим” җәмгыятененең 22 яшьлек бораулаучысы эш урынында вафат булган.
Бу вакыйганы прокуратура үз күзәтүенә алган һәм идарә тармагы таләбе буенча җинаять эше кузгатылган. беренчел мәгълүматлар буенча, 1 мартта кичке сәгать 10нарда Чирмешән районының Туймәт авылыннан 5 чакрым чамасы ераклыкта бораулау эшләре алып барылган урында бораулау җайланмасын сүткәндә, җайланманың гидравлик цилиндры 22 яшьлек бораулаучының өстенә төшә. Эшченең гомере өзелә.
Гадәттән тыш хәл хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында килеп чыккан. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.