Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 10 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә һәм иртән – 4-9, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак, ди синоптиклар.
Казанда төнге сәгатьләрдә шулай ук – 4-9 градуска кадәр салкынайта. Көндез исә 1-3 градус җылы булуы фараз кылына.