Президент алданган өлешчеләрне онытмый

2016 елның 6 марты, якшәмбе

Алданган өлешчеләр көн дә диярлек Рөстәм Миңнехановның «ВКонтакте» челтәрендәге шәхси битен «штурмлый». Президент тарафыннан урнаштырылган һәр фото астында алар үз зарларын белдерә һәм ярдәм сорый.

 

Рөстәм Миңнеханов исә һәрдаим бәлагә эләккән өлешчеләрне проблемалары белән күзгә-күз калдырмаячакларын искәртә.  Кичә Президент янә Казан һәм Чаллы шәһәрдәре мэрларының алданган кешеләр белән атна саен очрашулар уздыру зарурлыгын белдерде. «Бу эш беренче урындагы мәсьәлә булырга тиеш. Һәр атна саен инициатив төркемнәр вәкилләре белән очрашырга, алар белән сөйләшергә, җентекләп барысын да тикшерергә кирәк», - ди Татарстан Президенты.

 

Хәзерге вакытта урамнары киселешендәге 276 фатирлы торак йорт («ИТЦ» ҖЧҖ төзелеш алып бара), Бехтерев/З.Космодемьянская урамнары киселешендәге 146 фатирлы йорт («Фирма «Свей» ҖЧҖ), Павлюхин урамындагы 180 фатирлы торак йорт («Симфония» ТК) («Фон» ДК) һәм Бакый Урманче урамындагы 6 нчы 136 фатирлы йорт (блок-секция № 4) «Кояшлы шәһәр» ТК әзер диярлек. Чаллыда эшләр № 58/02 адресы буенча 360 фатирлы торак йортта («Химстрой» ҖЧҖ) тәмамланып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International