Яңа проект республикабыз белән таныштыра

2016 елның 6 марты, якшәмбе

Татарстанда elbette.ru дип исемләнгән коммерцияле булмаган фәнни-популяр проект башлангыч алды. Ул аудиторияне татар галимнәре белән таныштырачак. Фән вәкилләре тыңлаучыларга республика турында сөйлиячәк.

 

Һәр теләгән кеше заманча галимнәрнең һәм татар тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклор белгечләренең кыска видео-лекцияләрен карый ала. Һәр лекция 10-20 минут дәвам итә.

 

Лекторлар ролендә Татарстан Фәннәр академиясе, КФУ, Консерватория һ.б. фән оешмалары белгечләре булачак. Татар телен белүче аудитория өчен булган видеолекцияләр атнага 1-2 тапкыр чыгачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International