Укытучылар абруй яулый һәм акчалата бүләкләр өчен көрәшә

2016 елның 6 марты, якшәмбе

8-29 февраль көннәрендә Татарстанда «Россия Ел укытучысы-2016” бәйгесе төбәк этабының зона турлары узды. Быел конкурста муниципаль дәрәҗәдә 1,2 меңләп укытучы катнашкан, шулардан 150се зона этапларында көч сынашкан.Инде хәзер бу этапның җиңүчеләре билгеле.

 

Жюри тарафыннан “Ел укытучысы” номинациясендә иң югары балл җыйган 41 укытучы сайлап алынган, 20 укытучы “Педагогик дебют” ясый, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Зона этабында җиңүчеләр Казанда узачак 14-18 март көннәрендәге финалда катнашачак. Абсолют җиңүчегә 400 мең сум күләмендә, “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүчегә 200 мең сумлык акчалата бүләк каралган. II урын алучыларга 100әр мең сум, III урын ияләренә 70әр мең сум күләмендә, лауреатларга һәм номинацияләрдә җиңүче дип табылганнарны 50шәр мең сум күләмендәге акчалата бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International