Прокуратура эшкә алынгач, предприятиеләр эш хакларын бирүдә булган 67 миллион сумлык бурычларын кайтарган.
Узган ел Татарстан предприятиеләренең 20 җитәкчесенә прокуратура үз хезмәткәрләре алдындагы 67,4 миллион сумлык бурычын каплау буенча карар чыгарган булган. Эш хакларын вакытында түләмәгән һәр очрак буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылган. Шулай ук тагын 135 кече һәм урта предприятиеләрнең дә хезмәт хакларын тоткарлавы ачыкланган.