Гаилә фермалары өчен грантка – 60 миллион сум

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстанга федераль бюджеттан гаилә фермаларын үстерү өчен грантка 59,5 миллион сум акча бүлеп бирелә.

 

Шул хактагы карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән. Гомумән алганда, терлекчелек фермалары өчен Россиянең 74 төбәгенә 3,47 миллиард сум акча бүлеп бирелә.

 

Моңа кадәр, ишеткән булсагыз, Россия Хөкүмәтенең республикага 2016 елда терлекчелек продукциясен эшкәртү һәм сату өчен – 56,7 миллион, үсемлекчелек тармагын үстерүгә 428 миллион сум акча бүлеп бирәчәге хәбәр ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International