Татарстанда өч яшьлек бала шакшы су чокырына төшеп үлгән

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

25 февральдә Азнакай районы Урсай авылында килеп чыккан хәл башкалар өчен гыйбрәт булсын иде. Якыннарына сабырлык кына телибез.


Хокук саклау органнарыннан KazanFirst хәбәрчесенә җиткерүләренчә, бала ишегалдында 20 яшьлек абыйсы белән уйнап йөргән. Телефонының батареясы "утыргач" абый кеше телефонны зарядкага куярга теләп, өенә кереп киткән. Ә ул арада уйнап йөргән бала өсте такталар белән тулысынча капланмаган чокырга егылып төшә.

 

Абыйсы әтисе белән малайны тизрәк тартып чыгарса да, ул инде сулыш алудан туктаган була. Малай өйдән агып чыккан чокырдагы шакшы суга тончыккан. Табиблар да ярдәм итәрлек булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International