Совет чоры аяк киеме нинди булган?

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Әлеге сорауга җавап табасы килгән кеше Казанның Социаль-көнкүреш музеена килә ала.

 

Музейда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә Советлар Союзы фабрикаларында һәм тугандаш социалистик илләрдә әзерләнгән хатын-кыз аяк-киемнәренең төрле модельләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә 15 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иткән шәһәр мэриясе рәсми порталы аша музейның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International