Бүген, 29 февраль көнне, Казан Дәүләт консерваториясендә “Фонтанкадан алып Камага кадәр” дигән әдәби-музыкаль кичә үтә. Чара күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, танылган шагыйрь Гавриил Державинның үлеменә 200 ел булуга багышлана.
Кичәгә Казанның музыка мәктәбендә белем алучылар һәм Гавриил Романович Державинның туган авылы – Лаеш районы Сокура мәктәбе укучылары чакырылган.
Чарада шулай ук А.С.Пушкинның нәсел дәвамчылары – барон Гревениц Александр Николаевич һәм Норден Александр Петрович катнаша. Үз вакытында яшь лицейчы Александр Пушкинга хәер-фатихасын нәкъ менә Державин бирә, ул яшүсмерне Россиянең киләчәк шагыйре итеп күрә.
Әдәби-музыкаль кичә Казан Дәүләт консерваториясе, ТР Милли музее, Н.И.Лобачевский исемендәге академик лицей һәм Санкт-Петербургның Иҗади үзәге белән берлектә үткәрелә.
Кичә Казан консерваториясенең Кече залында үтә, 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.