Тәүлек эчендә 7 янгын чыккан

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64  тапкыр ярдәмгә чыккан.

 

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тәүлек дәвамында чүп-чарны сүндерергә – 8, ялган чакырулар буенча – 16, кыска ялганыштан – 6, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән эшләүгә 21 тапкыр ярдәмгә чыгарга туры килгән.

 

Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның дүртесе - торак секторда. Янгын аркасында бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 1 кеше коткарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International