Казанда хатын-кызлар Коръән уку буенча осталыкта көч сынашачак.
8 март – халыкара хатын-кызлар көнендә Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уза. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге оештыра.