Авто-мәктәпләрдә кризис: укучылар саны нигә кими?

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Икътисади кризис Татарстан автомәктәпләре эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясаган. Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләр саны елдан-ел кими бара, дип ассызыклый белгечләр...


Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән,  2015 елда Россиядә машина йөртү таныклыгына ия булган затлар саны 22 процентка кимегән. Татарстанда исә узган ел халыкка барлыгы 137,9 мең таныклык тапшырылганлыгы мәгълүм. Бу – 2014 ел белән чагыштырганда, гомумән дә, 39,6 процентка (!) азрак.

Агымдагы елда исә автомәктәпләргә укырга керүчеләр саны тагын да азрак булачак, дип фаразлый белгечләр. Мәсәлән, әгәр 2014 елда Казан автомәктәпләрендә 31,8 мең кеше белем алса, 2015 елда аларның саны нибары 24,3 мең булган. 2016 елда исә автомәктәпләргә укырга  керүчеләрнең нибары 1,7 мең икәнлеге билгеле.

Бәяләр яңадан кимергә мөмкин...

Автомәктәп хуҗалары бу күренешне илдәге икътисади кризиска бәйләп аңлата. Билгеле булганча, узган ел республикада сатылган машиналар саны шактый кимеде. Шул рәвешле, машина йөртү таныклыгына ия булырга теләүчеләр санының  да аз булуы аңлашыла. Автомәктәпләр эшчәнлеге, беренче чиратта, нәкъ менә халыктагы акча күләме белән турыдан-туры бәйләнгән шул. Бүгенге икътисади шартларда исә кеше үз чыгымнарын булдыра алганча киметергә тели. Шуңа күрә күпләр машина сатып алу һәм автомәктәп өчен акча “әрәм итү”дән баш тарта да инде.

Өстәвенә, соңгы елларда автомәктәпләр эшчәнлегенә шактый гына үзгәрешләр кертелде. Беренче чиратта, алар яңа нормативлар буенча эшли башларга тиеш булды. Кызганыч, әлеге яңа таләпләргә Татарстандагы 268 автомәктәпнең берсе дә җавап бирә алмады... 2015 ел башында гына 211 автомәктәпкә уку-укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт ителде.

Нәтиҗәдә, әлеге автомәктәпләрдә уку бәяләре якынча 2 тапкырга (!) артты. Бу аңлашыла да: ул чагында әлеге уку йортларындагы мәгариф программалары шактый катлауландырылды: уку вакытының озынлыгы артты, автомәктәп хуҗаларына яңа мөгаллимнәр өчен махсус урыннар булдырырга туры килде.

- Хәзер исә автомәктәпләргә укырга керүчеләр санының аз булуы биредә белем алу бәяләренең яңадан кимүенә китерергә мөмкин. Бу – белем бирү сыйфаты да начарланачак дигән сүз, – дип фаразлый белгечләр.

Хәтерләсәгез, узган ел нәтиҗәләре шактый сөенечле иде. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда машина йөртү стажы 3 елдан азрак булган автомобиль хуҗалары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 22 процентка (!) кимегән.

Яңа кагыйдәләр һаман гамәлдә түгел...

Шул ук вакытта автомәктәпләргә укырга керүчеләр санын “киметүгә” әлеге уку йортларына карата 2015 ел ахырында кабул ителгән яңа кагыйдәләр дә йогынты ясарга мөмкин дип фаразлый белгечләр. Хәтерләсәгез, узган ел ахырындагы үзгәрешләр автомәктәпләргә укырга керергә теләүчеләрне чыннан да куркуга салган иде: 2016 елдан башлап автомәктәпләрдә имтихан бирү кагыйдәләре шактый катлауланырга тиеш булды. Хәер, бу кагыйдәләр әле һаман да гамәлгә кермәгән. Әле алай гына да түгел, Россия автомәктәпләре берләшмәсе федерациясе Эчке эшләр министрлыгында яклау тапкан бу документны артык катгый дип тапкан. Хәзерге вакытта алар әлеге проектка үзгәрешләр кертүне таләп итеп, Россиянең юстиция министрлыгына тиешле мөрәҗәгать юллаган инде.

Автмәктәпләр берләшмәсен кайсы пунктлар канәгатьләндерми соң? Яңа кагыйдәләр нигезендә, имтихан бирүчегә теория һәм практика өлешен тапшыру өчен нибары 30 шар минут вакыт бирелә. Белгечләр фикеренчә, имтихан бирү вакытын чикләү коррупция очраклары барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, “кайда – чикләү, шунда – коррупция”, - дип саный проекттан канәгать булмаучылар.

Имтиханның практика өлешен 30 минут белән чикләү гомумән дә дөрес түгел, дип саный алар. Экзамен тапшыручыга шактый ашыгырга туры киләчәк. Бу исә юлда авария тууга сәбәп булырга мөмкин.

Шул ук вакытта, яңа кагыйдәләр нигезендә, имтихан тапшыручы экзаменның гамәли өлешен тапшырганда, автомобильдә үзе генә утырырга тиеш. Бу – шулай ук дөрес түгел, дип саный белгечләр. Укучыны рульгә махсус инструктордан башка гына утырту - куркыныч, дип саный Автомәктәпләр берләшмәсе федерациясе вәкилләре.

Әлеге яңа таләпләр кайчан гамәлгә керер, әлегә билгесез. Ничек кенә булмасын, машина йөртү таныклыгы алырга куркып йөрүчеләрне тиздән шатлыклы яңалыклар белән сөендерергә мөмкиннәр. Автомәктәптә уку бәяләре кимеп, имтихан бирү яңадан җиңеләйсә, әлеге төр уку йортлары яңадан шыгрым тулар дигән өмет бар...

 


Рәмзия ЗАКИРОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International