Бер залда берьюлы татарның шулкадәр иҗат әһелләрен күптән күргән юк иде. Татар дәүләт филармониясенә Габдулла Тукай исеме бирелүгә быел җитмеш ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм концертын карарга зал тутырып сәнгать әһелләре: җырчылар, музыкантлар, язучылар җыелган иде.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын.
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Тукаебызның әлеге шигырь юллары филармония эшчәнлегенең төп кыйбласын, бәйрәм концертның асылын бирергә тиеш кебек иде. Әмма концертны алып баручы Илфак Хафизов шагыйрь сүләрен үзенчә “төзәтеп” әлбәттә дип укып җибәрде...
ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры бәйрәмне Заһид Яруллинның “Тукай” маршы белән ачып җибәрде. Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, дирижер Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр концертның беренче бүлегендә татар классик әсәрләрен, чит ил классик музыкасын башкарды. Алар башкаруындагы әсәрләр югары осталык һәм чын музыкантларча кайнар комарлык белән яңгыратылды. Җырчылар Филүс Каһиров, Алим Каюмов виртуозларча башкару өстенә, актерлык уены белән дә алдырдылар...
Воронеждан килгән кунак – Екатерина Молодцова рус халык җырларын оркестрга кушып башкарды. Сәрхүшлеккә ишарә иткән такмаклар җырлаганнан соң, татар тамашачысы кул изәргә торганда, бөтен залны сатып алырлык сүзләрен әйтте: “Бик зур рәхмәт! Алла исәнлек-саулык бирсен үзегезгә!” – диде Россиянең халык артисты.
Сәхнә түрендә урнашкан экранда коллективта хезмәт куйган шәхесләрнең тарихи фотолары тәкъдим ителеп торды. Әйтергә кирәк, бу - бик отышлы алым булды.
Тарих битләренә күз салсак, Г.Тукайның 60 еллыгында, ягъни 1946 елда Татар филармониясенә олуг шагыйрьнең исеме бирелә. Озак еллар филармониянең үз концерт залы булмыйча тора. Әлеге коллективта төрле елларда татарның легендар шәхесләре эшли, халыкка сәнгать шатлыгы өләшә. Җәләл Садриҗиһанов, Александр Ключаров, Җәүдәт Фәйзи, Рәйсә Волкова, Алмаз Монасыйпов, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Илгиз Мәҗитов, Илһам Шакиров филармониянең төрле елларда сәнгать кыйбласын билгеләгән. Хәзерге вакытта филармониянең сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов.
Концертта күбрәк читтән чакырылган артистлар чыгыш ясады. Мөгаен, филармония җитәкчелеге үзебезнекеләр залда рәхәтләнеп ял итеп утырсын дип уйлагандыр. Әмма татар филармониясенең бәйрәмен Башкортстаннан килгән артистлар концертына әйләндереп калдырмаска иде бит. Баянчылар Халит һәм Айнур Фатыйховлар Ганс Сәйфуллинның “Акбүз атым” әсәренә фантазия башкарды. Искиткеч уйныйлар инде! Әмма музыкант Айнур татарның затлы залын банкет залы белән бутап җибәрде күрәсең... Мимикасы белән артыгын кыланды, диясе килә...
Гомумән, икенче бүлек сүлпәнрәк иде. А.Фәйзрахманов җитәкләгән ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышларыннан гына торды дисәк һич кенә дә арттыру булмас.
Югыйсә филармониядә джаз оркестры, музыкаль-әдәби лекторий эшли. Аларның чыгышын да күрәсе бик килгән иде. Ни гаҗәптер, Айдар Фәйзрахманов концертның сценарий авторы һәм режиссеры булгач, үзенекеләрен күрсәтеп калырга теләдеме икән соң әллә, дигән фикер туды.
Филармониядә атаклы нәфис сүз осталарыбыз эшләгән. Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров һ.б. Аларның бәрхет тавышлары белән шигырь укулары әле дә булса күпләребезнең колагында яңгырыйдыр. Айдар абыйның Тукай шигырен укуы урынлы булмады инде, дөресен генә әйткәндә. Һәр артист үз амплуасында эшләсә отышлырак. Әле җитмәсә янындагы егетләр дөбердәтеп барабан кагарга тотынды. Тукай үзе ни дияр иде икән? Хәер, дөньякүләм классикларның музыкаль әсәрләрен, татар композиторларының әсәрләрен ишетеп рухы шатланмый калмагандыр.
Мөршидә КЫЯМОВА