Экология өлкәсендәге идеяләр һәм проектлар бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

“Экологик культура. Тынычлык һәм килешү” Халыкара проекты Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы ярдәмендә “Гринлайт” Халыкара экология иҗтимагый оешмасы һәм В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды тарафыннан 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла.


Аның максаты Россия халкында экологик культура формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә гамәли кулланылышта булган проектларны һәм идеяләрне ачыклау, акчалата бүләкләүдән гыйбарәт.

Анда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалануга юнәлдерелгән фәнни тикшеренүләр, тәҗрибә-конструкторлык проектлары, инновацион технологияләр, өр-яңа системалар, экологик белем бирү һәм тәрбия, социаль башлангычлар өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар катнаша.

Гаризалар 2016 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны +7 (495) 953-73-49 телефоны буенча оештыру комитетыннан, шулай ук http://vernadsky.ru һәм http://greenlight-int.org сайтларыннан алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International