Казанда Ельцин Кубогы Халыкара теннис турниры төгәлләнде

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Ярышлар 20-28 февраль көннәрендә башкаланың Теннис академиясендә узды.


Казанда 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында Ельцин Кубогы Халыкара теннис турнирында җиңүчеләрне ачыкладылар. Ялгыз чыгыш ясаучылар арасында Россиядән Елена Рыбакина һәм Үзбәкстаннан Джурабек Кәримовка тиңнәр булмады. Парлы разрядта егетләр арасында россиялеләр Филипп Климов һәм Павел Котов, кызлар арасында Ника Шутковская һәм Валерия Зелева (шулай ук Россиядән) беренче урынны яулады.

Ярышларда 35 илдән 100дән артык спортчы катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International