Рөстәм Миңнеханов, Фуат ага Ганиевның вафаты уңаеннан, якыннары исеменә телеграмма юллаган

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, олуг галим Фуат ага Ганиевның вафаты уңаеннан, кайгы уртаклашып, якыннары Ә.Х.Алиева һәм М.Ф.Ганиев исеменә хөкүмәт телеграммасы юллаган. Бу хакта "Татар-информ" җиткерде.


“Хөрмәтле Әнисә Хәниф кызы! Хөрмәтле Марат Фоат улы!

Мәшһүр галим Ганиев Фуат Әшраф улының вафаты хакындагы хәбәр йөрәктә аянычлы хисләр тудырды. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, без барыбыз да бу көннәрдә гаять авыр югалту кичерәбез. Зур галим, татар теле белгече, тәҗрибәле остаз-укытучы, гамьле, битараф булмаган олпат шәхес бакыйлыкка күчте. Фуат Әшраф улы Ганиев татар телен саклап калу һәм үстерү, татар орфографиясе мәсьәләләрен өйрәнүгә, татар язуын камилләштерүгә саллы өлеш кертте.

Сезнең һәм гаиләгезнең хәсрәтен уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә сабырлык, ныклык телим. Фуат Әшраф улы турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, аның олы хезмәтләре татар халкына әле бик күп еллар хезмәт итәр", диелә Президентның телеграммасында.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International