Иң яшь аш-су остасы кем булган?

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Казанның Татар ашлары йортында милли татар ашларын әзерләү буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри осталык бәйгесе үтте.

 

Әлеге бәйгедә Татарстан һәм аның башкаласындагы урта һөнәри һәм югары уку йортларында укучы 26 кеше катнашты. Алар биш төрле милли ризыкны әзерләү буенча осталыкларын күрсәтте.

Әлеге чараның төп максаты – милли татар ризыкларын киңрәк таныту, ди оештыручылар. Ә бәйге нәтиҗәләре буенча иң оста яшь пешекче булып 41-нче номерлы һөнәри көллият укучысы Кристина Боровлева танылды.

 

Сүз уңаеннан: сайлап алу туры Татарстанның пешекчеләр һәм техник-технологлар әзерли торган барлык уку йортларында да үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International