27 февраль көнне Кече Битаман авылында яшәүче Бариева Хәдия апага 85 яшь тулды.

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

27 февраль көнне Кече Битаман авылында яшәүче Бариева Хәдия апага 85 яшь тулды. Хәдия апаны туган көне белән Ветераннар советы рәисе Данила Билалова һәм авыл җирлеге сәркатибе котладылар.  Хәдия апа дәхшәтле сугыш елларында тылда хезмәт иткән, әтиләре Бөек Ватан сугышына киткәндә алар әниләре белән сигез бала калганнар. Ләкин Җиңү язы аларгы әтиләрен кайтармаган, явыз дошман пулясы аны яу кырында һаләк иткән. Тормышның ачысын да, төчесен дә  татырга туры килә Хәдия апага. Олы тормышка аяк баскач, тормыш иптәше Мидхәт абый белән дүрт бала тәрбиләп үстерәләр.  Ләкин дошман пулясы аны әле алдагы тормышында да көткән була. 1989 елда уллары Ильфат Әфганстан җирендә хәрби заданиегә очкан җиреннән әйләнеп кайтмый. Ата-ана цинк табут эчендә улларын җир куйнына мәңгелеккә сала. Ләкин Хәдия апа тормыш күрсәткән авырлыклар каршында сыгылып төшми. Бүгенге көндә ул улы Фәрхәд һәм килене Рәмзия тәрбиясендә гомер кичерә. Кызлары Нурия белән Мәүлүдә әниләренең хәлләрен белешеп торалар. 85 яшен тутыруга карамастан,  Хәдия апа тик утырмый, бармакларым хәрәкәтләнсен, дип  берсеннән-берсе матур башмаклар, тастымаллар бәйли.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International