Ватанны саклаучылар көне Олы Битаман авыл җирлегендә гадәттәгечә солдат хезмәтендәге егетләребездән килгән хатлар белән бәйле узды. 21 февраль көнне Кече Битаман авылы клубында “Күңел җылым хатларда” дип исемләнгән әдәби музыкаль узды. Мәдәняият хезмәткрәләре Олы Битаман авыл җирлегеннән хәрби хезмәткә киткән егетләр һәм часть командирларына хатлар язып салдылар. Озак та үтмәде хатларга җаваплар килде. Егетләрдән һәм аларның командирларыннан килгән хатларны кичәдә сәхнәдән укыдылар. Әти-әниләрен сәхнәгә чакырып рәхмәтсүзләре белдерделәр һәм аларга уллары сораган җырларны авыл тирлегендәе артистларыбыз башкардылар. Командирлардан килгән рәхәт хатларын әти-әниләргә тапшырдылар.