Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен "Әлифба белән хушлашу" бәйрәме үткәрелде.

2016 елның 28 феврале, якшәмбе
Алан-Бәксәр гомуми төп белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары Әлифба белән хушлашты. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, укытучылар Һәм барлык башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Әкият геройлары Буратино, Мальвина һәм Әлифба үзе беренче сыйныфларны төрле биремнәр биреп сынадылар, җитезлеккә тикшерделәр. Бәйрәм ахырында мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләр балаларга бүләкләр тапшырып, укуны уңышлы дәвам итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International