Укучылар кыскача ни өчен туган тел бәйрәме 21 февральдә уздырылуы турында белеп киттеләр. Аннары ике командага бүленеп үзара ярышып алдылар. Туган тел турында мәкальләр бәйгесендә бер-берсен уздырып мәкальләрнең дәвамнарын әйттеләр. Кичә балаларга бик ошады. Ахырдан җиңүче команда билгеләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.