Казан "Йолдызлык"ны каршыларга әзерләнә

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Казанның “Йолдызлык-2016” эстрада сәнгате фестивале гала-концерты 16 мартка билгеләнгән.

 

Ә аңа кадәр сайлап алу турларын уздырып бетерергә кирәк була. Сайлап алу турлары февраль азагына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр шәһәр турында катнашачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фестивальның шәһәр этабы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында 29 февральдән 3 мартка кадәр үтәчәк.

 

Гала-концерт 16 март көнне 17:30 сәгатьтә башлана.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International