Бүген яңгыр явуы көтелә

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 24 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республикада юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. Юлларда урыны белән бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан исә, көчәю ихтималы да бар.

 

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда – 0-3, Казанда – 1-3 градус җылы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International