Казанда температура рекорд куйган

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Кичә синоптиклар Казанда чираттагы температура рекордын теркәп куйды.

 

"23 февральдә һава температурасының бу көнгә рекорды яңарды, – диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә. – Башкаланың Идел буе районында һава температурасы 4,6 градуска кадәр җылынды. Ә Авиатөзелеш районында бу күрсәткеч 4,3 градуска җитте".
 

Моңа кадәрге 23 февраль рекорды 2015 елда булган. Былтыр бу көнне Казанда 3,6 градуска кадәр җылыткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International